- бәхәс
- 1. Берәр мәсьәләне тикшергәндә һәркемнең үз фикерен, үзенең хаклы булуын яклап сөйләве; сүз көрәштерү. күч. Җиңелчә ызгыш, дау, низаг 2. Берәр мәсьәләдә кемнең хаклы булуын ачыклаганнан соң, отылучыдан ни дә булса эшләттерү яки түләттерү шарты белән ясалган килешү. Диалогта "әйдә, бәхәсләшик" дигән мәгънәдә кулл. бәхәсме, әйдә!. рәв. БӘХӘСТӘН – Бәхәс итеп, бәхәсләшеп
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.